« Шәмсенур,ят,үлгәнгә салыш?..Тиз бул!...Керәләр хазер…сезгә керәләр…ә сез елашыгыз балалар…тирәләп утырыгыз да ,елашыгыз…тиз булыгыз! Ризыксыз каласыгыз килмәсә!..»
Шәмсенурны такта сәке өстенә сузып-салып ,өстенә беренче кулына эләккән, киндер чыптаны каплап, авыл советы рәисе Тимерхан,районнан килеп,йорт саен кешеләрнең ничә казы,ничә тавыгы,күпме игене ,бәрәңгесе барын язып,булганын жыеп йөрүчеләргә каршы атлады:«Извинәйте ,умер...умер...шест рибонок»-диде ул,урысчаны вата-жимерә. Кергәннәр,алан-йолан карандылар да ,чыгып китергә мәжбүр булдылар.Кешеләрнең,барлы-юклы ризыгын тартып алып, төялгән арбаны тарткан арык ат ,авыл урамы буйлап юлын дәвам итте.
Әйе,заманында,шундый авыл рәисләре дә булган.Күп балалы гаиләләрне,авылдашларын ,кулыннан килгән кадәрле жәберләтмәскә тырышкан алар. Яла ягып,себергә жибәреләсе кешеләрне дә, әз коткарып калмаган алар.Бик авыр заманнарда да, « кеше» булган алар.
Ә илебезнең тарихы жиңел түгел безнең. Бигрәк тә революция еллары,аннан килгән ачлык еллары…аннан Бөек ватан сугышы…Төрле сәбәпләр белән,күпме гонахсыз жаннар кырылган!?Революция вакытында әле аклар,әле кызыллар килеп кергән авылга.Безнең буын балаларын, «кызыл»ларга дан жырлатсалар да,ул заманда кара халык берсен дә яратмаган. Чөнки тегеләре дә болары да халыкны талаган.Кыз балаларны көчләү очраклары да әз булмаган. Шуңа күрә, минем картәнием,авылда читләр күренгәндә,унөч яшьлек кызын, кәбәркәгә яткырып,өстенә утын өя торган булган. Ул бала ничек түзеп яткандыр?! Чөнки алар керсә,тиз генә чыгып китмәгән бит, дөнья бетереп ризык эзләгәннәр. «Чоландагы соңгы кисәк итне табып,балта түтәсе белән төеп ,пилмин пешерделәр»- дип сөйләгәннәрен хәтерлим әле мин,күрше бабайның.Аннан шәһәр халкы да бик талаган бит,авыл халкын. Ул заманда кемнең кем икәнен бәлүче юк.Төркем белән килгәннәр дә «без волостьтән» дип алдап,ни бар шуны алып чыгып киткәннәр. Хокүмәт тарафыннан «Продотряд» дип аталган отрядлар булдырылган.Алары бигрәк тә аяусыз булганнар. Алары хатта орлыкка дигәнен дә калдырмый, себереп алып чыгып киткән. Шуның аркасында зур ачлык еллары башланган.Бигрәк тә баш күтәрергә тырышкан районнар каты таланган, каты репрессияләнгән. Шулай 1921 елны,Бирскида ,урындагы чиновникларны,коммунистларны ,түземлеге беткән халык кырып-салып үтергәнлеге билгеле.
Революциядән соң,(1921-1922 елларда)ике ел рәттән, яумаган яңгырлар аркасында ,коточкыч эсселек булып, бик яман корылык башланган.Бу елларда ачлык ,халыкның,(бигерәк тә татар-башкорт халкының)30 процентын кырып салган. Тирә яктагы эт,песи,бака ,һатта каргаларны да ашаган ач халык.Бу елларда,бер Башкортостанда гына да 650 мең кеше һәләк булган.Уйлап кына карагыз әле- 650 мең! Бәләкәй генә Башкортостанда!
Шул елларда, Мәскәүдә,авыл хужалыгы оешмасы тарафыннан «Ачлыкка каршы көрәш» комитеты булдырылган. Тик ул ,тиз арада юкка чыгарылып,аны булдырган кешеләр кулга алынган.Димәк татар-башкорт халкын кыру, махсус эшләнгән дигән уй килә башка.Шул ук вакытта күп кеше тиф,холера авыруларыннан да һәләк булганнар.
"Кулак" дип күпләр,(Ә бу бит,күбесенчә ,булдыклы,уңган кешеләр,йә булмаса тәртипле мулла гаиләләре)себер якларына озатылган,күбесе аннан исән кайта алмаган.
Башкортостан халкына,без яратмый торган Америка, зур ярдәм күрсәткән.Шул елларда республикада ,алар тарафыннан ике мең ике йөздән артык ашхана ачылып,халыкны ,бигрәк тә балаларны ,бушлай ашату оештырылган.Башка илләр дә ярдәм кулын сузган.Тик республикада юллар булмавы,атлар юклыгы,бу ярдәмне авылларга илтергә зур киртә булган.(Атлар да күптән суелып-ашалып беткән булган шул инде.Исән калганнары да ачлыктан арык, үлем хәлендә булган)
Безнең әткәй,мәрхүм, ипинең идәнгә төшкән валчыгын күрсә дә: «Күтәр,баса күрмә»-ди торган иде.Алар икмәк кадерен белеп үскән. Без дә икмәк кадерен белеп үстек,Ходайга шөкер,дөрес тәрбия алганбыз. Хазерге заманда,ешь кына жирдә аунап яткан икмәк кисәген күрергә туры килә. Малай-шалай ,футбол тубы итеп,тибеп тә очырырга мөмкин!Чүп савытларында да өем-өем ризык,икмәк кисәкләре…
Тарихны онытмасак иде.Илебезгә тынычлык килеп,булганның кадерен белеп яшәсәк иде.Балаларыбыз да тарихны белеп үссәләр, өстәлдәге ризыкның күктән төшмәгәнлеген,аны булдырыр өчен күп көч салынганын белерләр,ризыктан йөз чөймәсләр иде.Иманлы балалар үстерик!Балаларга боларны сөйләп ,аңлатып тору кирәктер.Татармы син,урыс,башкортмы...без барыбыз да Аллаһ балалары?!
Гөлфия ГаянМәглумәт һәм саннар ачык чыганактан алынды.